пятница, 14 февраля 2020 г.

АНГЕЛ


В 80-ые годы прошлого века в Москве была издана книга «Середина земли родной» с переводами поэтов Поволжья. В этом списке был и я. Подстрочники заранее были отправлены в издательство. Оттуда получил письмо от некоей Натальи Петровны Зверковской с готовыми переводами и с просьбой прислать ещё и ещё. Она не только переводила, но и ходила с ними по редакциям. Вскоре мои детские стихи появились в «Мурзилке». Почти договорилась с журналом «Дружба народов», но, неожиданно ушел из жизни главный редактор Сергей Баруздин. Новый редактор, новые правила и планы. Через некоторое время получаю письмо от её матери, гдн мне сообщается, что Натальи Петровны больше нет… Как было написано – «не пережила перестройку». Как хочешь, так и понимай. Теперь каюсь, я мало интересовался её жизнью, её семьей, позволял себе даже иногда критиковать её труды. А она не обижалась, просила ещё стихи. Меня не очень интересовали переводы на русский. Знаю только одно, их корни идут из Европы – Сербия, Польша. Говорят, наши писатели мечтают о переводчиках. Говорят, они дорого берут. А я часто думаю о Наталье Петровне. Что же это было? Кто она была? Ангел? Может приснилась? Теперь ищу её. В интернете нет. Но это не сон был. В руках у меня толстая пачка писем, написанных её рукой…

Раниф ШАРИПОВ
ОСЕННИЙ ВЕТЕР 
Дождик. Тучи над землёю
Беспрерывной чередой.
Под кустом грустит сухое
Опустевшее гнездо.
Ветер крутится и мчится -
Вихрем листья, шум и стон,
Может, в бурю превратиться
В этот раз задумал он?
Утихает дождь под вечер.
Бродят сны в саду ночном.
И, клубком согнувшись, ветер
Крепко спит в гнезде пустом.
Перевела с татарского Н. Зверковская
Мурзилка, 1990, №9.

Узган гасырның 80нче елларында Мәскәүдә “Середина земли родной” дип исемләнгән китап басылып чыкты. Анда Идел буе шагыйрьләренең әсәрләре басылган иде. Алданрак минем шигырьләрне дә сорадылар. Юлга юл тәрҗемә итеп (подстрочник) Мәскәү нәшриятына җибәрдем. Тәрҗемәче Зверковская Наталья Петровна бик тә күңелгә ятышлы сүзләр язып, тәрҗемә үрнәкләрен җибәргән һәм, алга таба бергәләп эшләргә, тагын шигырьләр сораган. Тәрҗемә итү генә түгел, минем әсәрләрне күтәреп, редакцияләргә йөри башлады, балалар өчен язган берничә шигырьне “Мурзилка” журналына урнаштырды. “Дружба народов” журналы белән килешеп (баш редакторы Сергей Баруздин), миңа сөенечле хат язган иде. Шунда ук икенче хаты килеп төште – С. Баруздин көтмәгәндә үлеп киткән. Яңа мөхәррир килгән, планнар үзгәргән. Бераздан Наталья Петровнаның әнисеннән дә хат килеп төште, “кызым үлде...” дигән. “Не пережила перестройку” дип өстәгән. Ничек аңларга да белмәссең. Әнисе театрда артистка булган, балалар бакчасында җыештыручы булып эшли иде. Үзем дә бик гаепле, кызыксынмадым, сорашмадым, күп нәрсәне белми калдым. Гомумән, тәрҗемә дип исем китми иде, хәтта, Наталья Петровнаның хезмәтләрен тәнкыйтьләргә дә җөрьәт иткәли идем. Шул гына колак очыма эләгеп калган, аларның нәсел-чыгышлары Сербия һәм Польшадан килгән. Язучылар тәрҗемәче эзли, ә алары түләүне күп сорый диләр. Хәзер уйлый башладым, кем булды соң әле бу Н. П. Зверковская? Килеп тә чыкты, китеп тә югалды. Әллә фәрештәме? Әллә төш булдымы? Төш түгел. Кулымда калын төргәк хатлар, барысы да аның кулы белән язылган...

          Кљз

Болыт килђ бертуктаусыз,
Кљнозын яћгыр коя.
Куак астында моћая
Коры, лђкин буш оя.

Котырган ќил шаулап йљри,
Изњен  ачкан  килеш.
Агачлардан яфрак љзеп,
Давыл булмакчы, имеш.

Кич ќитњгђ яћгыр тына,
Кљн артыннан тљн ага.
Алќыган ќил кереп ята
Йокларга буш ояга.
                         Рђниф Шђрипов

среда, 15 мая 2019 г.

              Фәүзия

                               Күпләр кыйбласын югалткан вакытта, аның ышанычы   
                               какшамады.       Марк Твен.   “Жанна Д’Арк”       
       
Тураклана нәсел-тамыр
Илнең тулай торагында.
Безнең чират килеп җитә  –
Курыктым да, еладым да.
Мин кечкенә. Мин фәкыйрьдә
Бармы карышырлык куәт?
Тынгысыз көн, йокысыз төн  –
Шул куркудан калган “бүләк”.
Кыйбла юлын саклар өчен
Иңдерелгән Алла колын,
Адым саен абындыра
Сугыш-орыш, җәбер-золым.
Эткәләүдән, төрткәләүдән,
Мәкер тулы нахак сүздән,
Ничек сытылмаган йөрәк?
Хыянәткә ничек түзгән?
Җирдә мине кыйблам йөртә,
Каләмемне йөртә Раббым.
Аллам биргән куәт белән,
Илһам чишмәләрем таптым.
Әллә кемнәр очрадылар.
Бер карасаң  – пәһлеваннар,
Бер карасаң  – вак, имансыз,
Мескен , әләк әһле җаннар.
Алар өчен тормыш  –  сәхнә,
Сукырларның күзлеге юк,
Сүзләр каплый җан бушлыгын,
Сүзләренең үзлеге юк.
Тик, хакыйкать  – киләчәктә,
Хөкем чыгарырга иртә.
Ике дөнья арасында
Ерак ара, биек киртә.
Ә яшәүдән туеп булмый,
Егылсаң да арып-талып.
Ярап булмый монда, хәтта,
Йөрәгеңне ярып салып.
Яраклашып була, ләкин,
Түрәләргә ярап булмый.
Күпме адәм бу дөньяда
Яраклашмый харап булды.
Әллә Җиргә сирәк кенә
Пәйгамбәрләр килмәгәнме,
Күрмәгәнне күрсәтергә,
Аңлатырга белмәгәнне?                       
Алда упкын, артта халкым,
Таяныч юк як-ягымда.
Курка торган күлмәк тузды,
Курыкмыйм да еламыйм да.
Бәлки шулай да буладыр,
Ил ялгыша, ә ул хаклы?
Бердәм төркем уртасында,
Тик ул гына дөрес атлый?
Дөнья гамьсез, заман ямьсез,
Тик, заманда түгел гаеп.
Кемдер йоклый, кемдер телсез,
Кемдер күптән тере мәет.
Күз алдымда газиз Илем,
Борынгы көй колагымда.
Күз яшьләрем кипте. Җитәр.
Еламыйм да, сорамыйм да.
Куштанланып, сорап алу  –
Койма кую үз үзеңә,
Үз күзеңә туфрак сибү,
Тышау салу үз сүзеңә.
Сорап алган бурыч төшә
Алда калган гомереңә,
Әйтелмәгән ант җаныңа,
Каләмеңә, хәтта, сеңә.
Әҗеренә килә кеше
Какшамаслык Сүзе белән.
Лаекмы ул? Шәхес булса,
Иң беренче үзе белә.
Чишмә суы эчеп үстем
Балачагым улагыннан.
Кулда каләм. Алда Галәм.
Сорамыйм да, еламыйм да.
Әллә мәңге яшәргәме
Гамьсез, күндәм ялчы булып?
Гасырлардан килгән җәбер
Һаман елый сулык-сулык.
Кызыл төстә яна шәфәкъ,
Кичме соң бу? Әллә таңмы?
Намазга дип, дәшә азан,
Гадәтме бу? Әллә чаңмы?
Үзен уйлый, үзен уйный
Бу сәхнәдә кем дә һаман.
Кемдер көлә, кем кул чаба.
Тамаша шәп. Уен яман.
Ышанычым  –  киләчәккә,
Өметем юк хәзеренә.
Булмый калмас файдасы да,
Соң булса да, әҗере дә.
Шөһрәт килә түземлегә,
Әрсезләрне байлык баса.
Байлыктан да, шөһрәттән дә
Бәхет кенә никтер кача.
Байлык бәхет китермидер
Йөрәге боз, туң булганга.
Ә шөһрәтнең шатлыгы юк
Соң булганга... Соң булганга...
Кычкырдым да, чакырдым да,
Өзгәләндем көчсезлектән.
Күрдем, күпләр тешсез икән,
Кемдер денсез, телсез икән.
Халкым гамен уйлап йөрим
Кыйбла юлы урамында.
Бернәрсәдән курыкмыйм да,
Бернәрсә дә сорамыйм да.
Коймалары биек икән.
Тик бу безнең торак түгел.
Гәрчә, барыбыз да тигез,
Аралар да ерак түгел.
Чикле аңлы, шикле җанлы
Нәфес колы булган хәлдә,
Ап-ак булып, йомшак булып
Күренәсе килгән мәлдә,
Минем өчен сорамагыз,
Мин хәерче түгел монда.
Кем кулында, нәрсә  –  беләм,
Шуңа күрә сорамыйм да.
Үткән юлым  – тулы йомгак,
Кылган эшем чиктән ашкан.
Язганнарым утта янмас,
Чукылганнар кыя-ташка.
Авызымда утлы күмер,
Эчем тулы ут булса да,
Барысына түзә беләм,
Минем урын бусагада.
Ил тарихын барлап йөрим,
Якынын да ерагын да.
Шуның белән бәхетле мин,
Ә калганын сорамыйм да.
Уттан суга, судан утка
Кереп килдем бирегә мин.
Телгәләнгән, каешланган,
Җайсыз да мин, кире дә мин.
Биек койма, аулак эшләр...
Без – фәкыйрьләр урамында.
Газиз телем, хөр күңелем,
Башка язмыш сорамыйм да.
Шигырь бит ул җан авазы,
Тамчы-тамчы күңел тула.
Имин, гамьсез түрәләрнең
Җан авазы нинди була?  
Табышмак бу. Әнкәсенә
Ул да газиз бала булган.
Ана сөте белән кергән
Үз үзлеген кайда җуйган?
Мосафирмы ул адашкан?
Читлектәге изге җанмы?
Шапшак кулдан кергән чирме?
Җимерелгән бозык аңмы?
Сез агымда. Алда упкын.
Без агымга каршы йөздек.
Сүзегездә, эшегездә
Җан бушлыгы, өметсезлек.
Чабатасын күрәм түрдә,
Телефоны колагында.
Бусагада торам әле,
Курыкмыйм да, сорамыйм да.
Дөнья малы бер мизгеллек.
Туңдык инде без урамда.
Шакымагыз капкаларын,
Хәләл бәрәкәт юк анда.
Чаң авазы  –  җан авазы,
Һаман тынмый колагымда.
Курыкмыйм да, еламыйм да,
Ялынмыйм да, сорамыйм да.
Тамаша шәп, тормыш уен.
Тышы имин, эче яман.
Янчык тулган. Кавем надан.
Таралыгыз. Кәмит тәмам...


                                             Рәниф Шәрипов. 2019. Март.

понедельник, 25 марта 2019 г.

           Вафирә

                                 Ул сәхнәдә дә, тормышта да мокытлыкны, наданлыкны,                                мескенлекне, үзешчәнлекне кичерә алмады. Милләт ишеттеме аның җан авазын, чакыруларын, өзгәләнүләрен? Әллә аңлый да алмыйча калдымы? Вафирә милләт күгеннән сызылып янып төште... Яна-яна китте...”
                                                                                   Фәүзия Бәйрәмова
                  1

Казаннан еракта бу авыл,
Зираты әрнетә йөрәкне.
Мәңгелек төзәлмәс ярага
Яңадан кагылу кирәкме?
Яшәеш үзгәрә көн саен,
Буыннар туктаусыз алмаша.
Килерме бәхетле киләчәк,
Хәтердә берни дә калмаса?
Августның бәйрәмен таркаттык,
Югалды инде ул Зур Бәхет.
Өметсез бу тормыш төбеннән,
Яңартыйк хәтерне берләшеп.
Ә Камай яши ул, югалмас,
Халкы бар якынча өч йөзләп.
Кайберсе йорт сала авылда,
Кайберсе китәдер эш эзләп.
Татарның акылы төштән соң,
Татарның хәтерен таш баса.
Бар иде бит көннәр  –  барысы
Башкача иде бит, башкача.
Авылның үз көе, үз эше...
Көн саен мәшәкать мең төрле.
Тик, берни күрмәгән, белмәгән
Буыннар да үсеп өлгерде.
Камай бу, атаклы Камай бу,
Ул  –  туган авылы җырчының.
Тын юллар... Тын урам... Тын зират...
Ә күңел нигәдер борчулы.
Ил буйлап кайда да бер бәла  –
Өметсез чор килә авылга.
Елларны айкаган җил генә
Буш яткан нигезгә кагыла.
Агачлар башыннан җил йөри,
Үләннәр бөгелә болында.
Юлчылар бик сирәк күренә
Югалган авыллар юлында.
Ә Камай бар әле, яши ул.
Кагылу кирәкме ярага?
Туган ел  –  үлгән ел... Ә тормыш
Шул сызык кадәрле арада.
Бу юлдан тормышка кайтмыйлар.
Бу юлдан китәләр үлемгә.
Буш калган юлларны күргәндә,
Югалган авыллар күңелдә.
Авылның даны бар, җаны бар.
Кызының исеме-аты бар.
Ул кызның бу кырыс дөньяда
Хәтердә калырга хакы бар.

Бәхет ул кемгә дә үзенчә
Сизелә, күренә, ачыла.
Кемнәрдер эзләп тә табалмый,
Кемнеңдер ишелә башына.
Кемгәдер, тынгысыз көрәштә
Яшәүнең бәхете, мәгънәсе.
Күпләрне селти дә ыргыта
Язмышның бу сугыш сәхнәсе.
Ә сугыш корбансыз булмыйдыр.
Язмышлар Раббыбыз кулында.
Алды Ул сине дә үзенә
Аяусыз замана юлында.
Куркусыз җанлы бер асыл зат,
Тынгысыз  зур Йөрәк идең бит.
Кирәктер син анда, кирәктер...
Монда да бик кирәк идең бит!
Кайда син Хөррият, Азатлык?
Кемнәргә ишегең ачыла?
Кемнәрдер көрәшә, кемнәрдер
Җайлаша үз халкы башына.
Газапта этләнеп чыныккан
Күңелне, Илаһи зур бәхет,
Өметсез бу тормыш төбеннән
Алырмы безне дә бер дәшеп?
Өметсез хыяллар илендә
Битараф бер дөнья төзелгән.
Бу дөнья эчендә хыялның
Гомере вакытсыз өзелгән.
Син  –  бәхет җырчысы, юлларда,
Җырларда югалдың... Ни сәбәп?
Ышана алмыйбыз, чынбарлык,
Көтмәгез, кайтмый ул, дисә дә.
Җил бөгә зиратның үләнен.
Чәчәкле каберне таш баса.
Бәхетле идең син, бәхетле!
Башкача булса да, башкача...

Ә авыл онытмый үз кызын,
Мәшәкать булса да мең төрле.
Яраткан авылын Вафирә
Дөньяга балкытып өлгерде.
Вафирә рухына багышлап,
Сәхнәле олы йорт төзелгән.
Ялгана, барыбер, ялгана
Тамырлар вакытсыз өзелгән.
Мактаулы исемгә береккән
Камайның мәдәни үзәге.
Бу исем Вафирә рухының,
Авылга мәңгелек бүләге.
Камайның җаны бар, даны бар.
Кызының исеме-аты бар.
Авылның үз кызы исемен
Мәңгегә алырга хакы бар.
Ә тормыш йөгерә һаман да,
Язмышлар Раббыбыз кулында.
Агачлар башыннан җил йөри,
Чәчәкләр иелә болында...

Илне дә, телне дә, көнне дә
Күтәреп булмаслык таш баса.
Без азат булырга тиеш бит
Башкача, бөтенләй башкача.
Казанның җаны бар, даны бар.
Атаклы исеме-аты бар.
Вафирә кебек зур балкышның
Олырак исемгә хакы бар.
Халкым дип, үз-үзен аямый,
Вафирә бик кыйммәт түләде.
Үзе юк. Ә якты исеме
Татарга мәңгелек бүләге.

Чор уза. Төзәлмәс ярага
Яңадан кагылу кирәкме?
Әллә бу талпыну бушкамы?
Җавабы әрнетә йөрәкне...
Көн үтсен. Чор үтсен. Барыбер,
Кагылу кирәктер ярага,
Туган ел  –  үлгән ел... Мәңгелек
Шул сызык кадәрле арада.
Коймалар артына качканнар
Өркегән, җайлашкан көчсезләр.
Күрегез! Урамда бер шәүлә  –
Вафирә йөри бит эш эзләп!
Тынды ком бураны әкренләп.
Бик иртә киттеләр аккошлар.
Җил тынды. Җыр тынды. Ил елый.
Колакта алкышлар... Алкышлар...
Китәсез дә мени аккошлар?
Иртәрәк бит әле китәргә!
Боз катты. Без калдык уртада.
Нишләргә соң безгә? Нишләргә?!
Бәхет ул кемгә дә үзенчә
Сизелә, күренә, ачыла.
Кабердә  –  Вафирә... Туган җир
Туфрагы ишелә башына.

                 2     

                             Ком бураны, ком бураны,
                            Оренбурның урамы.
                            Илдә сугыш барган чакта,
                           Өйдә калып буламы?
                                        (Вафирә Гыйззәтуллина репертуарыннан)                       
                                                                                                                    

“Алай” булса, “болай” булмас иде...
Кем белгән соң ничек буласын?
Гомер узган. Гомер узып бара.
Кеше киткәч инде була соң.
“Болай” диеп яшәп карап булмый,
Аянычы шулдыр гомернең.
Ниләр күреп, кинәт, син, Вафирә,
Яу кырына чыгып йөгердең?
Ачысы да, татлысы да була
Язмышыңа тигән алманың.
Салмак тормыш  –  көйсез такмак кебек,
Ә син аны җырлый алмадың.
Җырлаучылар хәзер иксез-чиксез,
Моңлы тавыш сирәк күренә.
Халкым диеп, аның моңын тоеп,
Менү кыен сәхнә түренә.
Көйне, моңны, шигъри нәфислекне
Сәүдә агышына батырдык.
Декларатив тормыш хакыйкате,
Имеш, кыю, бунтарь батырлык.
Җырчылар күп булсын. Сәхнәләргә
Карамагыз, кайчак, аптырап.
Төссез-ямьсез төркем арасында,
Асылташлар балкый яктырак.
“Болай” булса, диеп булмый инде,
Ни булса да безгә була соң.
Вакыт үткән, гомер беткән инде.
Кем белгән соң шулай буласын?
Салмак атлап яши алмадың шул,
Иң ачысы шулдыр гомернең.
Кузгалдың да, кинәт, янып-көеп,
Урамнарга чыгып йөгердең.
Ниләр уйлап, ничек әрнегәнең
Хәзер инде ачык күренә.
“Халкым!” диеп, аның җанын тоеп,
Күтәрелдең сәхнә түренә.
Сылу сында яшел озын күлмәк...
Кояш балкый әллә йөзеңдә...
Сихри тавыш... Гөлләр үсәр кебек
Әкрен генә баскан эзеңдә.
Атказанган зур исемнәр алып,
Макталып та һәм дә сыйпалып,
Такмак җырлап йөреп булыр иде,
Булмас иде, ләкин, моң, халык.
Тормышың да ипле, тыныч булып,
Машинаң да затлы, куәтле  –
Ләкин, күрмим, күрмим синең янда
Бу болытсыз, якты сурәтне.

Әллә бәхет качты... Әкрен генә
Без үзебез суздык кулларны.
Телебезне йотып карап тордык  –
Барысын да байлар урлады.
Үткәннәрнең аянычы ачы,
Бер агымга ике кермәслек.
Читләштек тә дөнья кудык һаман,
Ә түрәләр, байлар берләште.
Безнең көйне безгә көйләп бирмәс
Башкалалар әллә кайдагы.
Мәдрәсәләр ачкан, гәҗит баскан,  –
Кайда соң сез, татар байлары?
Хәрәм ләззәт тирә-якта күпме,
Нәфес  –  чиксез, тәүфыйк  –  чамалы.
Экраннарда бозык, ялган тормыш,
Бүген азгын нәфес заманы.
Клип саен купшы сарай-йортлар,
Машиналар затлы, куәтле.
Бирми кара хәзер авторларга
“Шедевр”га тиеш бүләкне!
“Булдырабыз”, димәк, барысын да,
Барысы да, димәк, ал да гөл!
Тик, калмады, бары, дәүләт кенә,
Калмас кебек инде туган тел.
Түрәләргә кемнең кирәге бар?
Асылында халык битараф.
Без бичара халык, корбан халык,
Бичарадан тагын ни чара?
Син, Вафирә, ярый, күрми калдың
Аянычын шаулы гомернең.
Син кирәктер анда, көтмәгәндә,
Мәңгелеккә чыгып йөгердең.

Бер карасаң, имин тормыш кебек,
Тик, йокламый ерак түрәләр.
Телебезне шартлатырга теләп,
Төрле яктан казып керәләр.
Думаларда йоклап утырганнар,
Кем хакына балда, майда сез?
Патшаларга каршы сөйли белгән,
Татар вәкилләре, кайда сез?

“Азатлык” дип, ачма авызыңны,
Мәгънәсез җыр күбрәк җырла син.
Шул вакытта булыр синдә муллык,
Булыр шунда сиңа лимузин.
Туган җир дә, туган тел дә димә,
Тәлинкәләр яла ялынып,
Бүленмәс җир, бердәм Ил дип сайра,
Тиле беркатлыга салынып.
Баш күтәрмә, туры сүз әйтәм дип,
Булыр сиңа фатир, машина.
Бераз “йолдыз” булу бәхете дә
Ишелер дә төшәр башыңа.
Ялый белү  –  аерым бер сәнгать,
Ярый белү  –  сәнгать өчләтә.
Ярый белгән саен бүләк алу  –
Маймылны да, хәтта, эшләтә.
Әрәм китә күпме Ил байлыгы,
Кем хакына балда, майда сез?
Күпме “әсәр”  Тарих чүплегендә
Онытылып ята файдасыз.

Туры сүзне яратучы юктыр,
Дөреслекне күрә белмичә,
Илен саткан түрә адым саен,
Фидакарьләр бары берничә.
Туры сүзле Олы шәхесләрне
Күрми алар, белми, ишетми.
Ә Хакыйкать елап йөри анда,
Ача алмый имән ишекне.
Үз халкының моңлы, батыр кызы,
Эш табалмый йөри аптырап.
Ул  –  асылташ, аңа пычрак тими,
Ул, барыбер, балкый яктырак.
Койма артындагы хәрәм муллык,
Караңгылык, тынлык ярата.
Җимерелер җиһан, яңгыратып,
Дөрес сүз әйтергә яраса.
Халык эштә. Ерактагы куллар
Мактый-мактый буа милләтне.
Беркем дәшми. Ярый, сүз әйтергә
Кызларыбыз батыр йөрәкле.

Эшсез йөрдең күпме. Тик, йөрмәдең
Түрәләрдән шәфкать, җай сорап.
Түрәләр юк. Сүнде, бетте инде,
Син балкыйсың көн дә яктырак.
Сурәтеңә карыйм, әйтерсең лә,
Син үпкәләп карап торасың.
Буалар да телне тешләтәләр...
Кем белгән соң болай буласын?!
Тарихтагы тирән эзебезне,
Ком бураны ясап, юган җил.
Үз илеңдә пәйгамбәрләр булмый,
Үги ана безгә туган ил.
Аңлый белү  –  аң җитмәслек сәнгать,
Алдый белү  –  сәнгать өчләтә.
Ни кылганын үзләре дә белми,
Маймыллар бит безне эшләтә.
Халык яши әле, эшли әле.
Халык  – бөек, ләкин, битараф.
Рәнҗеш аша эшкә ашыкканда,
Вафирәкәй китте, бичара.
Моңлы сандугачы үз халкының,
Үги кызы туган иленең.
Кыйбласы юк, денсез битарафның,
Пәйгамбәре булмый, тиленең.
Үзгәрмәде дөнья, кеше, кыйбла,
Китәселәр эштән китмәде.
Мактау кирәк түгел иде аңа,
Тик, гаделлек кенә җитмәде.
Яшибез дә, эшлибез дә әле,
Йөргән юлларыбыз тар әле.
Туры сүзне ярып сала торган,
“Үги” кызларыбыз бар әле.

Үз илеңдә пәйгамбәрләр булмый,
Үги ана безгә туган ил.
Тешләнгән тел һаман сызлый әле,
Колакларда шаулый буран-җил...

                                                    2017.





понедельник, 19 ноября 2018 г.
















Яшь киленгә әйтте бер карт әби :
"Мин һәрвакыт мондый булмадым..."
Сөендерде килен гамьле сүзе белән :
"Мин дә мәңге матур булмамын..."

Аянычы байтак бу дөньяның,
Кемдер йөри аннан тик көлеп.
Әйтерсең, ул бар дөньяга хуҗа,
Яшьлек матурлыгы мәңгелек.

Бер мизгелдә җимерелә, кайчак,
Гамьсез, имин хыял дөньясы.
Агып китә, тик, ишелеп килми,
Бөртекләп бит аны җыясы. 

Җыелыр ул, тагын җыелыр ул,
Вакыт бит ул көн дә агыла.
Өстән генә көлеп карамасаң,
Батып аккан җаннар ягына. 

Мин дә җыйдым. Имин тормыш кордым.
Ник исемә төшә соң һаман :
"Мин һәрвакыт ямьсез түгел идем..."
"Мин дә картаермын бер заман..."

                                                2019



Без төрлебез төрле заманнан бит,
Ерагая һаман арабыз.
Барысын да күрдек,
Барысын да үттек,
Без ишектән чыгып барабыз.
Күпне белгән кебек,
Өстән генә көлеп,
Аңламыйча карап торасыз.
Шырпы гына сызып, 
Янып-пешеп, кызып, 
Учак дөрләп китми чырасыз. 
Барысын да тышка чыгармыйбыз, 
Күзгә күренмидер ярабыз. 
Әле хушлашмыйча, 
Бер дә зарланмыйча, 
Без ишектән чыгып барабыз. 
Теләмәдек түгел, ләкин, 
Сөйләмәдек, 
Без ишектә басып торабыз. 
Дөнья бозык бүген, 
Сезгә кызык түгел, 
Беләсегез килсә, сорагыз. 
Ишек ачык инде, 
Бер җылыда, 
Бер салкында 
Басып торабыз. 
Шырпысы да сына, 
Очкыны да сүнә, 
Тик, кабынмый бүген чырабыз. 
Беләсегез килсә, 
Күңел күзе белән, 
Китапларны ачып карагыз. 
Барысын да белеп, 
Өстән генә көлеп, 
Без ишектән чыгып барабыз.



среда, 11 апреля 2018 г.

Велик и милостив Аллах

Один ли ты в бурлящем море,
Без сил на бешеных волнах,
Молись и в радости и в горе,
Велик и милостив Аллах!
Стеной стоит ли неприступной
Скала высокая в горах,
Молись и кайся, жалкий путник,
Велик и милостив Аллах!
И вы, бездомные на свалках,
И вы, кто в сказочных домах,
Молитесь, кайтесь и спасайтесь,
Велик и милостив Аллах!





  Тик догада булыгыз

Язмышыгыз ачы булса,
Авыр булса юлыгыз,
Алла ярдәм бирер беркөн,
Тик, догада булыгыз!
Алдыгызда таулар булса,
Давыллы булса диңгез,
Алла ярдәм бирми калмас,
Тик, догада булыгыз!
Абынып та, ялгышып та,
Юлыгыздан уңыгыз.
Намаз укып, тәүбә кылып,
Тик, догада булыгыз!

                       2018

среда, 8 апреля 2015 г.

Шагыйрь алдый алмый шигырьдә

Хәрәм эш тә, көфер сүз дә була,
Бу дөньяга әллә ятмы без?
Гөнаһ юлга Иблис куа безне,
Ә каләмне йөртә Раббыбыз.

Илһам килеп баштан сыйпаганда,
Курка бездән им дә, сихер дә.
Ниләр кылып, ниләр сөйләсә дә,
Шагыйрь алдый алмый шигырьдә.

Моң да иңә аңа, көй дә иңә,
Күзләреңне ачар фикер дә.
Күңелләргә кереп сыенганда,
Алдый алмый шагыйрь шигырьдә.

Бу могҗиза чишмә булып акса,
Өлгералмый аның каләме.
Илаһи моң сүзгә әйләнгәндә,
Читтә кала аның хәрәме.

Нинди татлы газап вә могҗиза
Үз колына Раббым иңдергән!
Коллык түгел, бу  –  Илаһи Ирек!
Шагыйрь алдый алмый шигырьдә.

Шигырендә шагыйрь алдый алмый.
Тәкъдир башын ташка бәрсә дә.
Шагыйрьме ул, юкмы  –  шунда хикмәт...

Тик, бу инде башка мәсьәлә.