Качу

среда, 6 ноября 2013 г.

We shall overcome


     Куылган моң

( Таһир Якупов истәлегенә)

                  1 

            “ Иң хәтәре – хәмер белән ялгызлыкны кушу...” (У. Фолкнер)

              
Сәер генә китеп бардым,
Алда да сүз, артта да.
Бардыр инде барысы да,
Тәртәдә дә, атта да.
Кичерегез, әнкәй, әткәй,
Кичер, халкым, гафу ит!
Мин абындым... Тик, җырладым!
Шунысы да ару бит.
Кызулана бара тормыш,
Көн дә кемдер абына.
Ә мин менә торалмадым,
Аудым бушлык ягына.
Хәйлә-мәкерне белмәдем,
Булмадым икейөзле.
Коерык болгап йөгермәдем,
Бутыйм дип иске эзне.
Ике катлы сөйләшмәдем,
Беркатлы идем күбрәк.
Чып-чын идем, тып-тын йөрдем,
Сәхнәдә генә күкрәп.
Ачык күңел, ачык ишек,
Буламы соң кертмичә?
Керде, чыкты барысы да,
Аягын да сөртмичә.
Егылу да тору  –  алга,
Биеклеккә бару бит.
Кул сузалар төрле “дуслар”,
Кулларында дару бит...
Кызык эзләп киләләр дә,
Ләкин кызык тапмыйлар.
Идәнне түгел, җанымны,
Җырларымны таптыйлар.
Нинди кызык булсын миндә?
Кәмит башка җирдә бит!
Бу кадәрле газаплы моң
Мең елга бер килә бит!
Андый моңга чыдап булмый,
Агыла да, агыла.
Җырлата да, елата да,
Бәгырьләргә кагыла.
Аңламыйлар, ә мин җырлыйм,
Күктән илһам төшкәндә.
Аңламыйлар да куалар
Мәктәптән дә, эштән дә.
Нинди вакытка карамый,
Кайсы җирдә булсаң да,
Сөенечме, көенечме,
Күңелкәең тулса да,
Өеңдәме, урамдамы,
Тәнәфесме, дәресме,
Төшеңдәме, өнеңдәме,
Ял көнеме, я эшме  –
Татлы газап булып көн дә
Агыла да агыла.
Соры көннәр арасында
Үз асылын сагына.
Ә монда гамьсез түрәләр,
Төссез, соры исемнәр.
Яшәп калыйм, җырлап калыйм,
“Бар иде УЛ!” дисеннәр.
Ишегемне ачык тоттым,
Алдын-артын белмичә.
Кем уйлаган ул вакытта  –
Кайдан, нинди җил исә...
Каян белим? Булган эшме?
Нәселебез белмәде.
Аек сүзләр, алкыш аша,
Колагыма кермәде.
Агыла да моң агыла,
Гомер уза да уза.
Чүмәкәй “дару” тутырып,
Кемдер стакан суза.
Кичерегез, барыгыз да,
Кичер, халкым, гафу ит!
Белә идем  –  стаканда
Дару түгел, агу бит!
Сүз күп булды. Арасында
Ялган да бар, чын да бар.
Челтәрдә мине эзләгән,
Табар, барысын табар.
Тик, артыгын сөйләмәгез,
Хөкем миңа кирәкми.
Әрләмәгез үз моңына
Чыдамаган йөрәкне.
Кичерегез, соң булса да,
Кичер, халкым, гафу ит!
Минем җырлар, ни булса да,
Күпләр өчен дару бит...

Иртәрәк китеп бардым шул,
Артта да сүз, алда да.
Чабып янган ат баләсен
Сылтамыйлар арбага...

              2
                         Эзләдем... Таптым... Югалттым.,.
                         Яшәмәдем дә бугай!
                         ...Шулай дип җавап тотармын.
                         Һәм аңлар мине Ходай.
                                               1992.  Зөлфәт.
             
Игенче дә, төзүче дә түгел,
Мин көнбагыш сатып утырам.
Җырлап биеп көлдереп тә йөрмим,
Мине яхшы белә бу урам.
Белә мине хуҗасы юк этләр,
Белә мине йортсыз песиләр,
Белә мине йолкыш сукбайлар да,
Барысы да минем ишеләр.
Аралашам күбрәк шулар белән,
Алар белән генә аңлашам.
Ач-ялангач бу җан ияләрен
Тик мин генә аңлыйм аңласам.
Тирә-якта битараф бер дөнья,
Ыгы-зыгы килә тук халык.
Кайберәүләр таныйлар да кебек,
Кайберәүләр карый тукталып.
Килде вакыт, купшыланган халык,
Кем акчалы, шулар “хуҗа” бит.
Үлә-үлә кичә кул чапканнар,
Өстән генә карап уза бит.
Таныш йөзме? Әйе, ялгышмыйсыз...
Мин бу! Мин бу! Сез яраткан мин!
Камыт киеп, шуны сала алмый,
Агу эчеп чапкан атка тиң.
Поезд көтәм... Вакыт узсын диеп,
Стаканлап сатам көнбагыш.
Я алыгыз сатып, я китегез,
Тик акаеп карап тормагыз!
Асылымда мин сатучы түгел,
Поезд гына көтеп утырам.
Бу урын да минем урын түгел,
Минем урам түгел бу урам.
Бу, гомумән, минем Вакыт түгел,
БУ тормышка ялгыш эләктем.
Мин адаштым. Хуҗасы мин түгел,
Моңлы-җырлы сәер йөрәкнең.
Чит дөнья бу. Рәхмәт, тормыш, ләкин,
Мин бурычлы булып калмадым.
Нигә килдем, нигә киттем шулай,
Хәтта үзем аңлый алмадым.
Әйе, әйе, мин сатучы түгел,
Поезд гына көтәм, нибары.
Мин утырып торам, шуңа гына
Тоеласыз миннән югары.
Тик, мин инде торып баса алмам,
Еллар бара, бетә көчем дә.
Поезд гына килсен, бер утыргач,
Бу дөньяда бетә эшем дә.
Мин һәрвакыт мондый түгел идем,
Сез һәрвакыт шундый булмассыз.
Ачы язмыш ачы булмый инде
Кинәт җимерелгән юлларсыз.
Көтмәгәндә дөнья артын куя,
Бер мизгелдә кисәк үзгәреп.
Авырайды минем керфекләрем,
Моңсуланды моңлы күзләрем.
Күңелем кайтты инде кешелектән,
Гайрәтем дә чикте тормыштан.
Янды инде ярсу йөрәккәем,
Салкын күренсәм дә гел тыштан.
Мин дә мондый гына булып калмам,
Сез дә шундый түгел идегез.
Китәм инде. Тик, җырларым кала...
Сагынсагыз шунда килегез.
Ә сагыныр көннәр алда әле,
Сезгә илтә минем юлларым.
Сез һәрвакыт шундый булмадыгыз,
Мин дә башта мондый булмадым.
Вакыты да дөрес бармый кебек,
Бар дөньясы ялгыш өзелгән.
Күпме ипле тормыш җимерелгән,
Күпме гомер кинәт өзелгән.
Ялган сайлау аша алга чыккан,
Денсез, комсыз, ялган түрәләр,
Ялган көйле, ялган “йолдызлар”га,
Ялган тулы бүләк бирәләр.
Тук, бай халык, “моңлы, бөек” халык,
Барысы да ялган булса да,
Болганчык көн агымына батып,
Үлә-үлә шуңа кул чаба.
Адашалар аннан шул бушлыкта,
Үзләренә үзе аптырап.
Кемдер, “эх, бар иде җырлар!” диеп,
Авыр сулап, салмак гәп кора.
Томан кебек, күз алдыннан киткәч,
Мәхәббәт тә, ямь дә, дуслык та,
Заманасын тиргәп, елый-елый,
Мине эзли алар бушлыкта.
Кабыныр да сүнәр күпме “йолдыз”
Ялтыравык сәхнә күгендә.
Балкып-балкып алыр ялган дөнья,
Чыны тып-тын йөрер күңелдә.
Мин һәрвакыт мондый түгел идем,
Баттым шул болганчык агымга.
Ялгыз идем, йөзә белми идем,
Беркем дә юк иде янымда...
Ялган дөнья шундый була инде,
Иң кирәге, никтер, ярамый.
Кемгә кирәк түгеле дә ярый,
Ярамаганга да карамый...
Мин еламыйм, моңлы балачагым,
Боек яшьлегем дип, кимсенеп.
Ялгышларын аның уйламыйча,
Сабакларын күрәм иң элек.
Караңгысын күрмим язмышымның,
Аз күрсәм дә аның яктысын.
Узган гомер минем кара төн, тик,
Күпме анда бәхет чаткысы!
Барысы да Ходай кодрәтендә,
Җырлы-моңлы миңа юл салган.
Артта калган юлга карап уйлыйм  –
Исәпләнеп куйган ул алдан.
Мин сорамыйм гамьсез, җиңел тормыш,
Сорарга да хәзер соң инде.
Шушы язмыш белән миңа күктән
Бәхет тулы җырлы моң иңде.
Соранмадым, сорамадым берни,
Бирмеш көне саен атнаның.
Курыктым мин бары бернәрсәдән  –
Имгәк булып елап ятмадым.
Курыктым мин шуннан  –  югалыр дип,
Көтмәгәндә моңым, тавышым.
Баемадым, акча җыялмадым,
Яшәмәдем аңа ябышып.
Жәлләделәр мине акылсызлар,
Сөйләделәр мине имгәкләр.
Бер файдасыз, олы урын алып,
Зыян китерүче тинтәкләр.
Мин аларның беләм исемнәрен,
Мин аларны йөзгә йөз беләм.
Мин аларга каршы әйтә алам,
Мәңгелек җыр, соңгы сүз белән.
Кара каршы, йөзгә йөз бары тик,
Хакыйкатьнең башка юлы юк.
Бүлеп булмый аны, чөнки аның
Алды-арты, уңы-сулы юк.
Хаклымы син, хаклы түгелме син,
Дөресме ул, әллә ялганмы,
Бүгенгеме, әллә халык аны
Еллар нигезенә салганмы, –
Ни булса да, ул бер генә була,
Юлдашы да аның ялгызлык.
Бар гомере аның каршылыкта,
Ә каршында аның явызлык.
Иләк аша еллар чүбен иләп,
Вөҗдан казанында кайнатып,
Барысын да күргән Хакыйкать ул,
Бар дөньяга каршы, кайвакыт.
Ачысы күп, татлысы аз аның,
Шулай яратылган Табигать.
Җайсыз була, уңайсыз да була,
Әмма, ул бер, ул бит  –  Хакыйкать!
Ачы, тик, уңайсыз түгел миңа,
Курыкмыйм да гадел хөкемнән.
Халкым мине ярата бит һаман,
Мин хөкемгә әзер... Тик, кемнән?
Шөһрәтен дә, оятын да күрдем,
Мәхәббәтен белдем халыкның.
Мин Илемнең сандугачы идем,
Ләкин, сындым, аудым, ялыктым.
Игенче дә, төзүче дә түгел,
Сандугачы идем Илемнең.
Мәкерле, нык, усал булалмадым,
Бирештем дә беттем, җиңелдем.


Күрәсезме, Сабантуйдан читтә,
Тол хатыннар, ялгыз әниләр,
Чабышта соң килгән ат ялына,
Елый-елый тасма бәйлиләр...

               3

              “Меңләгән кеше сине яратып кул чапканда, ялгызлыктан
                         йөрәк кысыла...”  (Майкл Джексон)

Юлларыбыз ялгыш,
Сүзләребез ялган.
Кемнәр нәрсә сөйләр  –
Белеп була алдан.
Әллә нинди дөнья,
Әллә нинди көннәр.
Пәһлеваннар китә,
Килә әллә кемнәр.
Өстәгеләр куйган,
Өстәгеләр кушкан,
Ыгы-зыгы килә
Мокыт, әшнә, куштан.
Үзегезнең өстән
Күрәсезме безне?
Күңел күзе белән
Күрә беләсезме?
Юлларыгыз ялгыш,
Алдыгызда келәм.
Сез белерсез әле,
Ә мин инде беләм...
Поезд кузгалыр бер,
Ә мин сыя алмам.
Чәчкән көнбагышны
Тизрәк җыя алмам.
Капчык авып ята.
Стакан да ватык.
Поезд ерак китәр,
Мин елармын ятып.
Ә сез ашыкмыйсыз.
Алдыгызда келәм.
Сез көләсез миннән.
Мин ахырын беләм.
Мин барысын беләм,
Мин барыбер калмам.
Чәчкән елларымны,
Бары, җыя алмам.
Аянычмы соң бу?
Әллә үкенечме?
Мокыт күрми эшне,
Күрми үтенечне...
Аңлап булмый аны,
Ул нәрсәдер көтә.
Эшем кешесе бит...
Ләкин, гомер бетә!
Сүзләрегез кыек,
Юлларыгыз ялгыш.
Һаман шул ук йөзләр,
Һаман шул ук тавыш.
Кыек сөйләм узды,
Бусы туры сөйләм  –
Сез еларсыз әле,
Ә мин инде көләм.
Телсез түрә көне,
Шәрә бию җыры,
Җансыз сүзләр белән
Көйсез көйләр чоры.
Барысы да “дөрес”,
Сүз дә, эш тә, көй дә.
Тик, барысы җансыз,
Тере мәет өйдә.
Барысы да “дөрес”,
Барысы да таныш,
Шул ук нурсыз йөзләр,
Шул ук моңсыз тавыш.
Җансыз буын чоры,
Тешсез түрә көне.
Җимерелде “Болгар”,
Үксез татар теле.
Инде күпме еллар
Һаман шул ук йөзләр.
Сезне сүгә-сүгә,
Халык мине эзләр.
Мине эзләр арып,
Сала-сала өен,
Сүгә-сүгә һаман
Көйсез татар көен.
Исләренә төшәр
Вафирә дә Хәйдәр.
Үкенечле еллар,
Аянычлы хәлләр.
Чәчкән көннәремне
Инде җыя алмам.
Юкка көлдегез бит  –
Мин еракта калмам.
Хәтер ничек, шулай
Мәрхүмнәрнең хәле.
Ерактан зур булып
Күренермен әле.
Инде ничә тапкыр
Терелеп үләм бит.
Сез күрмисез мине,
Ә мин күрәм бит.
Сүзләрегез ялгыш,
Җырларыгыз ялган.
Нинди моңлы халык,
Нинди көнгә калган.
Чырайлары якты,
Ә җаннары ватык.
Итәкләре кыска,
Күкрәкләре ачык.
Әллә нинди дөнья,
Әллә нинди көннәр.
Җырлый белмәсә дә,
Җырлый әллә кемнәр.
Нинди моңлы халык,
Нинди көнгә калган.
Барысы да ялгыш,
Көйләре дә ялган.
Чыдый алмас идем,
Елар идем ятып.
Байлар байлык җыя,
Татар моңын сатып.
Дөнья читлегеннән
Күңел кошы очкан.
Күңелләре ватык,
Акыллары кыска.
Һаман бер үк көйләр,
Тик, өметен өзми,
Чиксез челтәр буйлап,
Халык мине эзли.
Сорый алар һаман
Мин югалган көннән  –
Җитми калган көйне
Таптырырга кемнән?
Бетте инде, бетте
Туры, кыек сөйләм.
Сез елыйсыз хәзер,
Мин барысын беләм.
Барысы да уза,
Шаһитләр дә калмый.
Янып егылган ат
Инде яши алмый.

Абынганнар ята,
Егылганнар китә.
Беркем кулын сузмый,
Тормыш дәвам итә...

                              Июнь, 2014.

Комментариев нет:

Отправить комментарий